2019 елның 3 - 6 июнендә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) теле белән мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада уза.
Олимпиадада катнашу өчен Татарстанга Башкортстан, Чуашстан, Калмыкия, Бурятия, Мордовия, Марий Эл, Коми, Якутия, Киров, Ульяновск, Түбән Новгород, Төмән, Омск, Самара, Пенза, Оренбург, Свердловск, Саратов өлкәләре, Пермь һәм Ставрополь крайлары, шулай ук Казахстаннан, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан, Әзербайҗаннан 8 - 10 сыйныф укучылары килде.