Идел буе федераль округы: граждан җәмгыятен үстерүгә Президент грантлары саны буенча федераль округлар арасында II урын

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы коммерциячел булмаган оешмалары Идел буе федераль округыннан иң актив булдылар, 41 проектны гамәлгә ашыру өчен 78 млн. сум грант алдылар.

 Президент грантлары фонды рәсми рәвештә РФ Президенты грантларын бүлү буенча 2019 елның беренче конкурсына йомгак ясады.

Идел буе федераль округы җиңүчеләр саны һәм бүлеп бирелә торган финанслау күләме буенча илдә икенче булды.

Идел буе федераль округы төбәкләре коммерцияле булмаган оешмаларыннан конкурска игълан ителгән 1857 проект арасыннан быел Россия Президенты грантлары һәр бишенчесе - 337 заявка канәгатьләндерелгән.

Идел буе федераль округы проектларына финанслауның гомуми күләме 513,8 млн сум тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 81 млн. сумга күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International