Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019 " Бөтенроссия яшь инспекторлары хәрәкәтенең конкурсы уза

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

 "Имин тәгәрмәч – 2019” яшь инспекторлары хәрәкәтенең Бөтенроссия конкурсы тантаналы ачылышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе башлыгы урынбасары Владимир Кузин һәм башкалар катнашты. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.

Конкурста катнашу өчен Казанга Россиянең 85 төбәгеннән 340 укучы килде. Конкурс этаплары “Казан Экспо " Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнарын, велосипедны ясалма йөртү һәм башка күп кенә сәләтләрен күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International