Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Бу бәйрәмдә барлык татарстанлыларга да балаларыбызның һәрвакыт үзләрен яраткан, кирәкле һәм бәхетле итеп тоеп яшәүләрен телисе килә. Балалар - безнең бәхет, киләчәгебез, таянычыбыз. Һәр өлкән кеше бу көнне генә түгел, балаларга ярдәм һәм яклау кирәклеген истә тотарга тиеш.
Хөрмәтле ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, остазлар һәм үз тормышын үсеп килүче буын белән эшләүгә багышлаган барлык кешеләр! Бу бәйрәм көнендә һәрбер балада чын шәхес тәрбияләү өчен Сезгә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Балаларны саклагыз. Һәр бала мәхәббәт һәм гармония белән яшәсен иде.
Халыкара балаларны яклау көне каникуллар башлану белән туры килә. Безнең бурыч - бу җәйге айларны балалар өчен якты һәм кызыклы, бай һәм куркынычсыз итү.
Кадерле балалар! Көч туплагыз, бер-берегез белән күбрәк аралашыгыз, спорт белән шөгыльләнегез!
Сезнең хыялларыгыз тормышка ашсын, ә туганнарыгыз сезне кайгыртып һәм яратып яшәсен!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Р. Т. Борһанов