Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар сатыла башлады. Алар ТР башкаласында 22 һәм 27 августта “Казан Арена " стадионында узачак.
Тантаналарга билетларны сайтта алырга мөмкин. Билетлар буенча өстәмә мәгълүматны 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр call-үзәк телефоны аша 8(800)600-62-83 алырга мөмкин.