Балалар республика клиник хастаханәсендә Халыкара балалар көнен киң колач белән билгеләп үттеләр: хезмәткәрләр, кечкенә пациентларның ата-аналары, артистлар, телевидение һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче затлары котлады аларны.
Учреждение бүлекчәләрендә балалар өчен күңел ачу программалары, конкурслар оештырылды, кечкенә пациентларга бүләкләр тапшырылды. Онкогематология бүлегенең пациентларын котлау бәйрәмнең кульминациясе булды. Супергеройлар, БРКХ дәвалау корпусы диварлары буенча төшеп, тәрәзә аша балаларны котладылар.