Россия унберенче сыйныф укучылары алдагы көнне математикадан мәҗбүри БДИ тапшырдылар. Имтихан кабул итү пунктларының берсе Казан шәһәре Идел буе районының 139 нчы гимназиясендә җиһазландырылды. Нәкъ 10.00 сәгатьтә Татарстан мәктәпләрендә математика буенча бердәм дәүләт имтиханы старт алды. 8.30 сәгатьтә укучылар укытучылар белән бергә имтихан кабул итү пункты янында җыела башладылар.
Быел Бердәм дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр булды — хәзер укучы бер генә дәрәҗәдәге математиканы тапшыра ала. Әйтик, Татарстанның 9,6 мең укучысы профиль дәрәҗәсен, ә база дәрәҗәсен 6,4 мең укучы сайлаган. Барлык биремнәрне үтәү өчен балаларга, сайланган авырлыкларга карап, 3 сәгатьтән 4 сәгатькә кадәр вакыт бирәләр. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен имтихан вакыты 1,5 сәгатькә арта. Татарстанда барлыгы 83 имтихан кабул итү пункты, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә өч ИҮП оештырылган.