Түбән Камада Николай Лемаев исемендәге яңа стипендия барлыкка килде. Аны ел саен бирү планлаштырыла. Алты студент 30 һәм 50 мең сум акча алган.
Барлык стипендиатлар да шәһәр өчен профильле учреждениеләрдә – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә һәм химия-технология институтында белем ала.
Стипендиатларның бер өлешен Химиклар көне уңаеннан оештырылган тантаналарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бүләкләделәр.