Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019 " Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы узачак

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

3-10 июньдә Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019 " Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы узачак.

Зур күләмле чара Татарстан башкаласында 500дән артык катнашучы җыячак: яшь инспекторларны, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен һәм бөтен илдән педагогларны. Конкурс кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм педагоглар Россиядә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга һәм  яшь инспекторлар хәрәкәтен үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International