ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 6нчы декабрендә «Казан Ривьера» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына нигез салынуның 90 еллыгына багышланган «Мәгариф: тәҗрибә, проблемалар һәм үсеш перспективалары» фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды.

Казанның Киров районының 182 нче политехника лицее базасында «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте: Синең Сайлау» Россия укучылар хәрәкәтенең республика форумы узды.

2018 елның 5 – 7нче декабрендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәге территориясендә «Электроника» компетенциясе буенча Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар»төбәк чемпионаты узачак.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең сәламәтлеге чикле булган балалар өчен  1нче номерлы интернат-мәктәбенә Идел буе спорт академиясенең адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасының "Спорт экспрессы” килде.

“Смена" ББҮ делегациясе Мәскәүдә Халыкара ирекле ярдәмчеләр Форумының эшлекле программасында катнаша.

РФ Мәгариф министрлыгы 2018 - 2019 уку елына 224 олимпиада, интеллектуаль һәм иҗади конкурслар исемлеген раслады.

Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге иҗади эшләрнең республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанда, бөтен Россия буенча кебек үк, унберенче сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына керү өчен йомгаклау иншасын язалар.

2018 елның 2 – 4нче декабрендә Татарстан Республикасының«кадет мәктәбе», «кадет интернат-мәктәбе»дигән махсус исеме булган гомуми белем бирү оешмаларының укучылары арасында математика буенча "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасы узды.

"Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында олимпиада үзәгендә кадет мәктәпләре һәм интернат-мәктәпләрнең  7 – 11нче сыйныф укучылары арасында физика буенча  "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!”республика олимпиадасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International