ТР Мәгарифне үстерү институты үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте

2018 елның 7 декабре, җомга

2018 елның 6нчы декабрендә «Казан Ривьера» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына нигез салынуның 90 еллыгына багышланган «Мәгариф: тәҗрибә, проблемалар һәм үсеш перспективалары» фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Конференция утырышында Россия мәгариф академиясе академигы Светлана Чистякова, Россия Мәгариф Академиясенең үсеш стратегиясе институтының белем бирү эшчәнлеге буенча директор урынбасары –өстәмә һөнәри белем бирү үзәге мөдире Ирина Логинова, ТР Вице-премьеры-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, «Школьная лига» табигать белеме һәм югары технологияләр өлкәсендә автоном коммерцияле булмаган белем бирү оешмасы генераль директоры Александр Селянин, «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-мәгариф институты Белем бирү программалары департаментының директоры урынбасары Анна Гармонова һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International