"Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында олимпиада үзәгендә кадет мәктәпләре һәм интернат-мәктәпләрнең 7 – 11нче сыйныф укучылары арасында физика буенча "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!”республика олимпиадасы узды. Катнашучылар өч көнне физика буенча олимпиада мәсьәләләрен чишүгә багышладылар. Эшләрне жюри әгъзалары КМТТУ-КАИның гомуми физика кафедрасы профессор-укытучылар составы арасыннан сайланган галимнәр тикшерде. Соңгы көнне чараның җиңүчеләре һәм призерлары аталды – аларның барысын да тантаналы шартларда бүләкләделәр.