Бүген Татарстанда, бөтен Россия буенча кебек үк, унберенче сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына керү өчен йомгаклау иншасын язалар.
Йомгаклау иншасын быел Татарстанның 16047 чыгарылыш укучысы яза. Алар арасында урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 26 студент, ябык типтагы учреждениеләрдән 273 кеше бар. Узган елларда мәктәпне тәмамлаган бер кеше дә бар. Теләге буенча иншаны быелга кадәр мәктәпне тәмамлаганнар да яза ала һәм аларга вузга кергәндә имтихан нәтиҗәләре кирәк булачак.