ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татар әдәбияты җыентыгында Габдулла Тукайдан башлап Арча төбәгеннән чыккан барлык әдипләр, аларның иҗат үрнәкләре урын алган


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Казанда 178 балалар бакчасы, 81 мәктәп, 34 хастаханә, 2 социаль яклау объекты, 2 спорт объекты һәм 1 клубка җылы бирелгән. Социаль өлкәгә караган объектларның 35 проценты җылылык белән тәэмин ителгән. 

Мәгариф өлкәсендә күзәтү җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев быел чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИда мәҗбүри булмаган биш фән буенча Ботенроссия күләмендә контроль эш язачакларын хәбәр итте.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган Бөтенроссия күләмендәге "Йөз шәһәр - бер үк кагыйдә" исемле конкурс үткәрә. Ярышта белем бирү оешмаларында эшләүче мөгалимнәр катнаша алачак.

Казан дәүләт энергетика университеты инде икенче ел рәттән студенлар өчен яңа тулай торак тәкъдим итә. Бу елны капиталь ремонттан соң 1982 нче елны төзелгән 1 нче номерлы тулай торак ачылды.


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп укытучылары бары тик өч документ кына тутырырга тиеш булачак, дип вәгъдә биргән. Алар - сыйныф журналын, көндәлекләр һәм уку программасы документларын тутырачаклар. "Программа, электрон журнал һәм өченчесе – көндәлекнең электрон журналга керүче бите.

Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә һәм база өлешен гомуми суммадан 70 процент итеп ныгытырга сүз биргән.

14 сентябрьдә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец 1 сентябрьдә ачылган International School of Kazan – Татарстан башкаласындагы беренче халыкара мәктәптә булды.
2014 елдан бирле Казанда эшли торган беренче ике кластер кече мәктәп булып, анда 1-4 нче класс балалары укый. 2016 елдан 5-8 нче класс укучыларына да халыкара дәрәҗәдәге белем алу мөмкинлеге булды. Биредә республикага эшкә чакырылган белгечләрнең балалары белем ала.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка кабул итү турындагы гаризалар бирү срогын озайтырга планлаштыра. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлар федераль порталында урнаштырылган.


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә техникумы коллективын уку йортының 50 еллык юбилее белән котлады. 9 сентябрьдә Габдулла Тукай исемен йөрткән Авыл хуҗалыгы техникумы үзенең ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International