РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган Бөтенроссия күләмендәге "Йөз шәһәр - бер үк кагыйдә" исемле конкурс үткәрә. Ярышта белем бирү оешмаларында эшләүче педагоглар катнаша ала. Ярышның максаты - балалар өчен шундый ук исем астындагы белем бирү-агарту дәресе өчен материаллар туплау.
Мөгалимнәр ярышы дистанцион рәвештә fond-tilegenda.com сайтында уза. Катнашу өчен бу сайтта теркәлергә һәм 20 нче сентябрьгә кадәр материалларны тәкъдим итәрг кирәк. Ярышка йомгак 26 нчы cентябрьдә ясалачак.
Ярышның биреме - юл йөрү куркынычсызлыгы буенча сораулар пакеты булдыру.
Тулырак мәгълүматны минобрнауки.рф. сайтында табарга була.