Казанда 178 балалар бакчасында һәм 81 мәктәптә җылылык бирелгән

2016 елның 16 сентябре, җомга

Казанда 178 балалар бакчасы, 81 мәктәп, 34 хастаханә, 2 социаль яклау объекты, 2 спорт объекты һәм 1 клубка җылы бирелгән. Социаль өлкәгә караган объектларның 35 проценты җылылык белән тәэмин ителгән. 

Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча ягып җылыту сезоны биш тәүлек рәттән температура 8 градустан артмаган очракта башлана. Әмма гражданнар җылыту сезонын вакытыннан алда башлауга хокуклы.

Россия Торак кодексы нормалары буенча гражданнар җыелыш үткәрә ала, җылылык җибәрүне иртәрәк башлау өчен күпчелек тавыш биргән очракта, җыелыш беркетмәсен идарәче компаниягә җибәрергә кирәк. Торак йортларда исәп-хисап приборлары бар, җылылык җибәрелү белән андагы саннар түләү кәгазьләрендә күрсәтеләчәк. Шуңа күрә милекчеләр карары уйланылган булырга һәм тиешенчә рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Социаль учреждениеләргә җылылык җитәкче заявкасы буенча кыска вакытта бирелә.

Торак-коммуналь хуҗалык комитеты мәгълүматлары буенча, Казанның  җылылык белән тәэмин итүче оешмалары, торак фонды һәм социаль өлкә объектлары ягып җылыту сезонына тулысынча әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International