Энергоуниверситет студентлары өй туен бәйрәм иттеләр

2016 елның 16 сентябре, җомга

Казан дәүләт энергетика университеты индңе икенче ел рәттән студенлар өчен яңа тулай торак тәкъдим итә. Бу елны капиталь ремонттан соң 1982 нче елны төзелгән 1 нче номерлы тулай торак ачылды.

Чит шәһәрләрдән килеп укучы студентларның 90% Энергоуниверситетның өч тулдай торагында яшәячәк дип фаразлана. Барлык биналар да өр-яңадан җиһазланган. Кухняларда яңа гарнитурлар, суыткычлар, плитәләр куелган, матрас, мендәр, юрган, челтәрләр сатып алынган. Моннан бигрәк, студентлар өчен заманча кер юу булмәләре һәм дәресләргә әзерләнү бүлмәләре булдырылган. 

15 нче сентябрьдә студенлар һәм мөхтәрәм кунаклар катнашында тулай торакның ачылу тантанасы узды. Килгән кунаклдар арасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Лариса Сулима, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм башкалар бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International