Кукмараның 4нче мәктәбе кызлар командасы 3х3 баскетболы буенча Идел буе федераль округы (ПФО) турнирының суперфиналында җиңү яулады

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

26 апрельдә Түбән Новгородта мәктәп командалары һәм урта профессиональ белем бирү учреждениеләре командалары арасында 3х3 баскетболы буенча Идел буе федераль округы турнирының суперфиналы тәмамланды. Кукмараның 4нче урта мәктәбе кызлар командасы беренче урынны алды.

Төбәк сайлап алу этапларында җиңүче булган 28 егетләр һәм 28 кызлар командасы (урта махсус белем бирү һәм мәктәп категорияләрендә) Идел буеның иң көчле һәвәскәр командасы исеме өчен көрәште. 2025-2026 еллар сезонында турнирның сайлап алу ярышларында 91,8 мең мәктәп укучысы һәм студент катнашты (2025 елда – 56,3 мең кеше булган).

Проектның максаты – белем бирү системасының барлык дәрәҗәләрендә спорт ялын үстерү өчен шартлар тудыру, шулай ук урам баскетболын массакүләм һәм һәркемгә ачык спорт төре буларак популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International