Алабугада ата-аналар өчен татар теле буенча төбәкара олимпиадага йомгак ясадылар

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Олимпиаданың сайлап алу этабында 1312 ата-ана катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасының 42 шәһәр һәм районында, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Свердловск өлкәсендә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче милләттәшләребез бар иде. Онлайн этапта югары балл җыйган беренче 100 кеше йомгаклау этабына чакырылды.

Йомгаклау этабында Алабуга районыннан тыш Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, шулай ук Актаныш, Әлмәт, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай һәм Чирмешән районнарыннан ата-аналар да катнашты.

Олимпиадада призлы урыннар алган катнашучылар дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International