Путин РФ Хөкүмәтенә һәм төбәкләргә мәгарифне цифрлаштыру буенча чаралар эшләргә кушты

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Дәүләт башлыгының 4 мартта Министрлар Кабинеты әгъзалары белән уздырган киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча бирелгән йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында басылып чыкты.

Беренче чиратта, Хөкүмәт һәм Федерация субъектлары «мәгариф өлкәсендә цифрлы платформа чишелешләрен куллану практикасына анализ ясарга» тиеш.

Аннары, әлеге анализ нәтиҗәләрен исәпкә алып, Министрлар Кабинетына һәм төбәк хакимиятләренә «белем бирү процессына цифрлы платформа чишелешләрен алга таба кертү», шулай ук аларны куллану белән бәйле куркынычларны нейтральләштерүне тәэмин итү буенча тәкъдимнәр бирергә кирәк.

Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин һәм төбәк җитәкчеләрен билгеләнде. Алар агымдагы 2026 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча хисап бирергә тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International