ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында "Без бәхетле буын-2016" фестиваленең зона этаплары башланып китте. Фестивальдә республика көллият һәм техникумнарында укучы ике меңнән артык студент катнашыр дип көтелә. Беренче зона этабы Буа ветеринария техникумы  базасында 20 февральдә узды.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы студентлар, аспирантлар һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрне чит илләрдә белем эстәү буенча стажировка узарга чакыра.

Иннополис университеты тарафыннан мәктәп укучылары арасында математикадан ачык олимпиаданың читтән торып уздырыла торган турында катнашуга теркәү башлана.

Олимпиада 9нчы, 10нчы һәм 11нче сыйныфлар арасында уздырыла.

Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона турлары дәвам итә. 19-20  февральдә Кайбыч районының Федоровское урта мәктәбе базасында  "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабының зона туры узды. Биредә Буа, Апас, Чүпрәле районнарыннан килгән укытучылар көч сынашты.

25 гыйнвардан 31 мартка кадәр Татарстан Республикасында "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясе буенча республикакүләм һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурс өч этапта уза: муниципаль, зональ, республикакүләм.

ТР мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов  җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе  Мәскәү шәһәрендә узган  төбәкара фәнни-гамәли семинарда катнашты. 

"Югарырак стипендия аласың киләме? Укытучылыкка бар!" - "Мәгариф" журналы үзенең сайтында шундый исемдәге язмада 15 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге, үзенчәлеге турында бәян итә.

 

 

 

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы студентлар, аспирантлар һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрне чит илләрдә белем эстәү буенча стажировка узарга чакыра.


20
февраль, 2016 ел
шимбә

25 гыйнвардан 31 мартка кадәр Татарстан Республикасында "Ел остазы" номинациясе буенча республикакүләм һөнәри осталык конкурсы уза. Конкурс өч этапта бара: муниципаль, зональ, республикакүләм. Конкурста педагог-оештыручылар, балалар хәрәкәте кураторлары катнаша. Катнашучылар яше буенча чикләүләр юк, эш стажлары 5 елдан ким булмаска тиеш.

ТР укытучыларының һөнәри үсеше сайты uchiteltatarstan.ru гамәлгә кертелә: аның аша югары категориягә ия укытучылар грант алуга заявкалар җибәрә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International