Татарстан башкаласы янә дөньякүләм чара кабул итәргә әзерләнә. Аерым алганда, 12-19 августта Казанда мәктәп укучыларының информатика буенча XXVIII халыкара олимпиадасы була. Аны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештыра. Күптән түгел Татарстан башкаласында әлеге фәнни чараны оештыру буенча халыкара комитет булып китте. Аның составында 17 илдән вәкилләр бар иде. Төп максат – илнең олимпиада үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсен бәяләү.
"Югарырак стипендия аласың киләме? Укытучылыкка бар!" - "Мәгариф" журналы үзенең сайтында шундый исемдәге язмада 15 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге, үзенчәлеге турында бәян итә.
Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасындагы "Без бәхетле буын-2016" үзешчәннәр фестиваленең зона этаплары башланып ките, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.
Яр Чаллы шәһәрендә "Ел тәрбиячесе-2016" шәһәр бәйгесе тәмамланды. Бәйгедә 119 балалар бакчасыннан 145 тәрбияче катнашты. Беренче урынны 51нче номерлы "Торнакай" балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Белоглазова яулады.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында (МДУ) булды, анда ул әлеге уку йорты ректоры Виктор Садовничий белән очрашты.
26 февраль көнне сәгать 10.00да «Сәләт» йортында (Казан ш., Островский урамы, 23) мәктәп балаларының «Ялкын» журналы редакциясе уку һәм китапларның роле турында «Укырга вакыт» дип аталган дискуссия оештыра.
ТР укытучыларының һөнәри үсеше сайты uchiteltatarstan.ru гамәлгә кертелә: аның аша югары категориягә ия укытучылар грант алуга заявкалар җибәрә ала, диелә "Мәгариф" журналы хәбәрендә. Әлеге сайт аша педагог үзе турында белешмә бирә, грантка заявка, документлар белешмәләре тутыра, мотивацияләнгән хат, эш планы һәм бәяләмәләр җибәреп, каралышка тапшыра алачак.
Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона турлары дәвам итә.
26-28 февральда Яр Чаллы шәһәрендә мини-футбол буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары Спартакиадасы региональ этабының финалы уза. Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Кукмара, Саба, Чистай, Чирмешән районнары, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре мәктәпләреннән 11 команда катнаша.
21 февральдә Бөгелмә муниципаль районында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп укучылары Бөтенроссия Спартакиадасы региональ этабы узды. Биредә "Күңелле стартлар" ("Веселые старты") хәрәкәтле уеннар финалы булды. Ярышларда Бөгелмә, Түбән Кама, Мамадыш, Саба, Кайбыч районнарыннан һәм Казан шәһәреннән мәктәп укучылары катнашты.