ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы 25 майда коронавирус пандемиясе шартларында ил мәктәпләрен тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән «Соңгы кыңгырау 2020» бөтенроссия акциясен уздыра. Чара онлайн-режимда узачак. 

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 25 майда старт алган “Балаларга бергәләп укыйбыз” республика акциясенә кушылды.

Быел Казан федераль университеты яңа виртуаль форматта уздыра торган педагогика белеме буенча VIFTE VI Халыкара форумы башланыр алдыннан, короновирус пандемиясе шартларында башка илләрдән хезмәттәшләре белән аралашырга мөмкинлек биргән өчен  чакырылган катнашучылардан вуз җитәкчелеге адресына рәхмәт хатлары килде.

Быел Россиянең югары уку йортларына кабул итү август аенда узачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Югары сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар һәм университетларның 1-2 курс студентлары Нобель лауреатларына хат-тикшеренү яза ала. Иң яхшы хатларны оештыручылар Нобель премиясен алган галимнәргә яки аларның эшен дәвам иткән тикшеренүчеләргә җибәрәчәк.

Бүген, 2020 елның 25 маенда, 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасы яза.

Мәгариф министры Сергей Кравцов, АСИ генераль директоры Светлана Чупшева һәм РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков 27 майда ТАССта узачак матбугат конференциясендә яңа цифрлы сервисны тәкъдим итәчәк. Чара онлайн-режимда узачак.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы 20 июльдән 20 августка кадәр студентлар белем бирү «Форум лигасы» үткәрә. Ул аралашу һәм идеяләр алмашу өчен ачык мәйданчык булып тора

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Мәскәү халыкара мәгариф салонының икенче этабын уздыру турында хәбәр итә, ул 2020 елның 28 маеннан 30 маена кадәр www.mco-expo.ru  digital платформасында узачак. Бу хакта Мәгариф министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Педагогик юнәлеш буенча белем алучы Россия студентлары IFTE-2020 иң эре Халыкара педагогик белем форумында дистанцион катнашу мөмкинлеге алды. Чара Казан федераль университетында 27 майдан 9 июньгә кадәр узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International