Рафис Борһанов “Балаларга бергәләп укыйбыз” республика акциясенә кушылды

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 25 майда старт алган “Балаларга бергәләп укыйбыз” республика акциясенә кушылды.

Акция ТР Балалар хокукларын яклау вәкиллеге башлангычында Халыкара балаларны яклау көне алдыннан оештырыла һәм 30нчы августка кадәр дәвам итәчәк. 

Әлеге чарага теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен 60 секундлык видео яздырып, инстаграм һәм ВКонтакте челтәрләрендә 20 августка кадәр #читаемдетямрт хэштэгы белән куярга кирәк.

Аеруча актив катнашучыларга "ТР Балалар оешмалары советы"ның Төбәкара иҗтимагый оешмасының һәм ТР Балалар хокукларын яклау вәкиллегенең махсус бүләкләре тапшырылачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International