Педагогик юнәлеш буенча белем алучы Россия студентлары IFTE-2020 иң эре Халыкара педагогик белем форумында дистанцион катнашу мөмкинлеге алды. Чара Казан федераль университетында 27 майдан 9 июньгә кадәр узачак.
Педагогик югары уку йортлары студентларына форумда Россия һәм чит ил катнашучыларының чыгышларын карау һәм әлеге материалны уку процессын оештыру өчен куллану мөмкинлеге биреләчәк. IFTE рәсми сайтының төп битендә календарь урнаштырылачак, теләге булган һәр студент темалары яки спикерлары кызыклы тоелган секцияне яки утырышны сайлый һәм актив сылтамага басып шунда ук форум киңлегенә эләгә алачак.