Болгарда студентлар өчен белем бирү «Форум лигасы» узачак

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы 20 июльдән 20 августка кадәр студентлар белем бирү «Форум лигасы» үткәрә. Ул аралашу һәм идеяләр алмашу өчен ачык мәйданчык булып тора. Форумда "Студентлар лигасы" командасында җәйге каникулларны файдалы итеп үткәрергә теләгән теләсә кайсы студент катнаша ала. Биредә шәхси үсешкә, шәхси һәм команда нәтиҗәлелеген күтәрүгә, студентлар үзидарәсе һәм социаль проектлау өлкәсендә идарә осталыгын үстерүгә юнәлтелгән белем бирү программасын узарга мөмкин.

2020 елда форум Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә  узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International