ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның февраль–апрель айларында 8-11нче сыйныф укучылары өчен Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы (МТИ олимпиадасы) финалы узачак.
2019/20120 уку елында олимпиаданың бөтен мәктәп турына Россиянең барлык төбәкләреннән 5-11 нче сыйныфларның 80 меңнән артык укучысы теркәлгән.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 13 ноябрьдә Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәтенең 2019-2020 еллардагы төбәк чемпионаты старт алды. Быел ул 3 этапта - 13-15 ноябрьдә, 20-22 ноябрьдә һәм 4-6 декабрьдә узачак.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов традиция буенча  Бөтенроссия ата-аналар җыелышы  үткәрде, аның барышында бердәм дәүләт имтиханнары һәм төп дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр,  Бөтенроссия тикшерү эшләре, чит тел буенча мәҗбүри БДИ һ.б.  турында сөйләде, шулай ук ата-аналарга балаларын яхшырак укытуны оештырырга һәм имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәргә киңәш бирде.

2019 елның 12 ноябрендә Бөгелмә районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучыларның предмет һәм методик компетенциясен үстерү» темасына  зона семинар – киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф" милли проекты кысаларында өстәмә һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашыру буенча "Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр" федераль проекты кысаларында үткәрелгән ике конкурста җиңүче булды. Россиядә барлыгы өч вуз ике конкурста да җиңде. 

Менделеевск шәһәре Балалар иҗат үзәгендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ватан тарихын белүче» дип исемләнгән республикакүләм интеллектуаль турнир узды.

"Станокчы (металл эшкәртү)" белгечлеге буенча беренче курс студенты Айрат Галимов WorldSkills Hi-Tech стандартлары буенча югары технологияле сәнәгать тармакларының  WorldSkills Juniors VI эшче һөнәрләре милли чемпионаты блогында  өченче урынны яулады.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Идел буе федераль округы төбәкләрендә гамәлгә ашырыла торган милли проектларны финанслау 275 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм милли проектлар советының эшче төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Алексей Кузьминский белдерде.

16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Ачык ишекләр көне үткәрә.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алачак.

"Костер" лагере базасында  "Мәктәпләрдә татулык хезмәте"  республика профиль сменасы узды. Смена Татарстанның 12 муниципаль районыннан һәм Казан шәһәреннән 200 активистны берләштерде. Алар-балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнары активистлары, республика конкурсларында җиңүчеләр, кызыклы социаль проектлар эшләүчеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International