Татарстанда "Мәктәпләрдә татулык хезмәтләре" сменасы узды

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

"Костер" лагере базасында  "Мәктәпләрдә татулык хезмәте"  республика профиль сменасы узды. Смена Татарстанның 12 муниципаль районыннан һәм Казан шәһәреннән 200 активистны берләштерде. Алар-балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнары активистлары, республика конкурсларында җиңүчеләр, кызыклы социаль проектлар эшләүчеләр.
Профильле смена Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең балалар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге оештырды.
Сменаның өстенлекле юнәлешләре яшүсмернең социаль мөнәсәбәтләре тәҗрибәсен баету өчен шартлар тудыру белән бәйле. Бу юнәлешләр дүрт өлкәне үз эченә ала: мәгълүмат-медиа, хәрби-патриотик, гражданлык активлыгы, шәхси үсеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International