Идел буе федераль округы төбәкләрендә гамәлгә ашырыла торган милли проектларны финанслау 275 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм милли проектлар советының эшче төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Алексей Кузьминский белдерде. Әлеге утырыш РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов рәислегендә 2019 елның 12 ноябрендә Мәскәүдә узды.