14-15 ноябрьдә Казанда Казан федераль университеты базасында (Бутлеров ур., 4 йорт - КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты бинасы) Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы белгечләре һәм укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм бәяләү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар укытучылар өчен методик укыту семинарлары уздырачак.
Татарстанда ятим балалар, шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган яки авыр тормыш хәлендә калган, профилактик учетның төрле төрләрендә булган балигъ булмаганнар арасында мини-футбол буенча "Добрый футбол" дип аталган икенче республикакүләм турнир узачак.
2019 елның 11-12 ноябрендә Казан шәһәрендә «Балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирү эшенең буенча яхшы проект» республика конкурсы финалы уза. Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан егерме педагог конкурсның читтән торып уздырылган этабы нәтиҗәләре буенча 131 катнашучы арасыннан сайлап алынган иң яхшы проектлар тәкъдим итәчәк.
Superjob компаниясе аналитиклары мәгълүматлары буенча, 2020 елда IT-өлкәдә иң кирәкле хезмәткәрләр iOS һәм Android мобиль операция системаларын эшләүчеләр, UI/UX-дизайнерлар, QA (продукт сыйфатын тәэмин итү) белгечләре санала.
"Тоталь диктант-2020" башкаласы исеменә дәгъва кылучы шәһәрләр билгеле. Проектның рәсми сайтында "Тоталь диктант – 2020" башкаласы өчен тавыш бирү тәмамланды һәм претендент-шәһәрләрнең шорт-листы игълан ителде.
Россия шәһәрләре арасында Санкт-Петербургта яшәүчеләр инглиз телен иң яхшы белә. Ә менә төбәкләр арасында Чиләбе өлкәсе лидерлыкка чыкты. Гомумән алганда, Россия инглиз телен белү буенча дөнья рейтингында 100 урынның 48ендә.
11-29 ноябрь көннәрендә Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы белгечләре һәм укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм бәяләү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар укытучылар өчен методик өйрәтү семинарлары уздыра.
«ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта югары сыйныф укучылары, һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары студентлары өчен Digital Start онлайн-курсы белем бирү платформасы эшли башлады.
Безнең җыелма команда гомумкоманда зачетында беренче булды, ул Венгриядә узган World Robot Olympiad 2019 ярышларында 2 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Россия командасын Иннополис университеты әзерләде.
КДАТУ Архитектура һәм дизайн Институтының 4 курс студентлары командасы әзерләгән "Яр буе язы" проекты "Мәскәү шәһәре НИ һәм ПИ шәһәр планы" һәм "Остоженка" архитектура бюросының бердәм "Яуза елгасы яр буйларын үстерү идеяләре" воркшопы Гран-приена лаек булды.