2019 елның 11-12 ноябрендә Казан шәһәрендә «Балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирү эше буенча иң яхшы проект» республика конкурсы финалы уза. Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан егерме педагог конкурсның читтән торып уздырылган этабы нәтиҗәләре буенча 131 катнашучы арасыннан сайлап алынган иң яхшы проектлар тәкъдим итәчәк.
Алар арасыннан «Һөнәрләр дөньясына беренче адымнар», «Кече Ватаным һөнәрләре», «Барлык һөнәрләр кирәк, барлык һөнәрләр дә мөһим», «Киләчәк һөнәрләре» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.