Казан "Тоталь диктант-2020" башкаласы исемен дәгъвалаучы шәһәрләр бишлегенә керде

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

"Тоталь диктант-2020" башкаласы исеменә дәгъва кылучы шәһәрләр билгеле. Проектның рәсми сайтында "Тоталь диктант – 2020"  башкаласы өчен тавыш бирү тәмамланды һәм претендент-шәһәрләрнең шорт-листы игълан ителде.
Тавыш бирүнең өчтән бер өлеше ике лидеры өчен бирелде: Нукус (Үзбәкстан) (6985 тавыш) һәм Санкт-Петербург (3564 тавыш). Шулай ук бишлеккә Казан (3403 тавыш), Тамбов (3373 тавыш), Вологда (3325 тавыш) кергән. Моннан тыш, тавыш бирүдә шулай ук Чиләбе, Ростов-на-Дону, Ижевск, Екатеринбург һәм Краснодар катнашты.
Җиңүче 2020 елның 1 февралендә Мәскәүдә узган Тоталь диктант конференциясендә билгеле булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International