Россия укытучылары функциональ белем бирү буенча семинарлар сериясендә катнашачак

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

11-29 ноябрь көннәрендә Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы белгечләре һәм укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм бәяләү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар укытучылар өчен методик өйрәтү семинарлары уздыра.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы белән берлектә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру мәсьәләләре буенча халыкара методик семинарлар оештыра.
«Төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында укучыларның формалашкан функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм бәяләү методологиясе» семинары Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Новосибирскида узачак.
Аларда катнашырга мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары, квалификация күтәрү оешмалары вәкилләре, мәктәп директорлары һәм укытучылар чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International