2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсы йомгаклары билгеле булды.
2019/2020 уку елының көзге семестрына югары уку йортлары студентлары өчен түбәндәге юнәлешләр буенча ТР Фәннәр академиясе стипендияләрен алуга конкурс игълан ителә.
14 июльдә Сегед шәһәрендә (Венгрия) мәктәп укучылары өчен 30 нчы Халыкара биологик олимпиада ачылу тантанасы узды. Олимпиадада дөньяның 78 иленнән командалар катнаша.
Кечкенә сабыйның балалар бакчасына беренче визитына кадәр үк, аның белән әнисеннән аерым рәвештә вакыт үткәрергә кирәк. Димәк, ата-аналар балага ярдәм итәргә тиеш, аның мөстәкыйльлеген хупларга тиешләр һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтү буенча бала күнекмәләргә ия булырга тиеш. "Шактый яхшы әни" иҗтимагый проекты консультанты-психолог Лидия Квасова әнә шундый фикер әйтте.
Табигать министрлыгының Иҗтимагый советы Мәгариф министрлыгына экология буенча бердәм дәүләт имтиханын кертергә тәкъдим итте.
Түбән Кама мәгариф учреждениеләре сайтларында һәм мәктәпләр фойесында өйдән мәктәпкә «дөрес» маршрутлар схемалары пәйда булачак. Түбән Кама районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында шундый бурыч куелган иде.
Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф хәбәрләре» электрон журналы "кире элемтә”дигән яңа рубрика башлап җибәрә.
Россия Мәгариф министрлыгында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча V илкүләм чемпионатын үткәрү һәм «Абилимпикс» халыкара чемпионатларына милли җыелма команданы әзерләү буенча эшче төркем утырышы булды.
2019 елның 16 июлендә Чанша шәһәрендә (КХР, Хунань провинциясе) Үзәк Көньяк университетта «Идел-Янцзы» форматында VI Россия-Кытай Яшьләр форумын ачу тантанасы узачак. Форум ачылышында Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев катнашачак.
Киләсе елның октябрендә Казанда кластерларның еллык 23нче Глобаль конференциясе TCI Global Conference узачак. Аның темасы - "Кластерларны үстерү өчен партнерлык: киләчәкне булдырып", ә эш өч юнәлеш буенча оештырылачак: "Шәһәрне булдырып", "Кооперация булдырып", "Киңлекләрне булдырып".