Дәүләт Думасы югары уку йортлары счетларында стипендия түләү, студентларга матди ярдәм һәм башка социаль түләүләр өчен акчаларга блокада ясауны тыя торган законны ахыргы укылышта кабул итте.
Документ дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренә кагыла. Бу процедура закон үзенчәлекләре нигезендә хәзер студентларга һәм аспирантларга стипендияләр бирүнең тоткарлануына китерде.
Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә IT BILER FORUM старт алды. Бу – “Сәләт" VIII Халыкара яшьләр мәгариф форумының 4 нче сменасы.
Әлеге смена кысаларында нәтиҗәле мәгълүмат эзләү һәм эшкәртүнең актуаль инструментларына, инновацион продуктларны тормышка ашыруга һәм ясалма интеллект үсешенә багышланган профильле остаханәләр һәм белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган. Шулай ук танылган экспертлар катнашында дискуссия мәйданчыклары да узачак.
"Байтик” лагере «IT-Jump PRO» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә проект эшчәнлеге һәм эшкуарлык өлкәсендә санлы лагерьга балаларны кабул итә. Беренче бушлай сменага гаризалар (4 августтан 17 августка кадәр) 25 июльгә кадәр кабул ителә. Тагын ике смена октябрь һәм ноябрь айларында планлаштырыла.
В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты - Татарстанда бердәнбер Россиянең әйдәп баручы 30 университеты арасында Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА), Милли технологик инициатива платформасы (МТИ) һәм “20.35 " МТИ университеты белән хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды. Килешү Сколково фән һәм технологияләр институты (Сколтех) мәйданчыгында уза торган «Остров 10-22» белем бирү интенсивында имзаланды.
Математика буенча йөз балл җыйган 30 кеше - Татарстанда БДИны штат буенча үткәрү дәверендә иң яхшы нәтиҗә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
2019 елның 16 июлендә Чанша шәһәрендә (КХР, Хунань провинциясе) Үзәк Көньяк университетта Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев катнашында «Идел-Янцзы» форматында VI Россия-Кытай Яшьләр форумын ачу тантанасы узды.
Агымдагы елның 1 сентябрендә «Яз» торак комплексында 1,5 мең укучыга исәпләнгән мәктәп ачылачак. Бу - Казанда иң зур мәктәп. Уку йорты статусы - 185-нче номерлы күп профильле лицей. Мәктәп төзелеше "Торак һәм шәһәр тирәлеге"милли проекты кысаларында 2018 елның җәендә башланды. Мәктәпнең куәте - 1501 урын, мәйданы — 31 мең кв.м. финанслау федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан алып барыла. Бәясе - 1 млрд сумнан артык.
Мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия инженерлык ярышы-милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы - "Россия - мөмкинлекләр иле" платформасының бер өлеше булачак. Яшь "технарьлар" һәм айтишниклар өчен интеллектуаль ярыш "Һәркем өчен социаль лифтлар" федераль проекты кысаларында узачак ("Мәгариф"илкүләм проектына керә). Олимпиада уникаль инженер эшләнмәләрен булдыручы, алдынгы югары уку йортларына керергә, эре компанияләрдә стажировка үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар ярышларны үткәрүнең төп объектын – “Казан Экспо " Халыкара күргәзмә үзәген тикшерде.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында экология буенча биремнәр Бердәм дәүләт имтиханы составына керә, дип хәбәр иттеләр.