Казанда 5 спортзалы һәм пневматик тиры булган мәктәп ачылачак

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Агымдагы елның 1 сентябрендә «Яз» торак комплексында 1,5 мең укучыга исәпләнгән мәктәп ачылачак. Бу - Казанда иң зур мәктәп. Уку йорты статусы - 185-нче номерлы күп профильле лицей.

Мәктәп төзелеше "Торак һәм шәһәр тирәлеге"милли проекты кысаларында 2018 елның җәендә башланды. Мәктәпнең куәте - 1501 урын, мәйданы — 31 мең кв.м. финанслау федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан алып барыла. Бәясе - 1 млрд сумнан артык.

Сумманың 70% федераль үзәк һәм 30% ын Татарстан бүлеп бирә. Белем бирү учреждениесе яңа проект буенча төзелә, тиздән аны шәһәрнең башка районнарында да кулланачаклар.

Хәзерге вакытта биредә эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәкләү эшләре бара. Спорт мәйданчыгы һәм уку йорты янындагы территория төзекләндерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International