"Байтик” лагере «IT-Jump PRO» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә проект эшчәнлеге һәм эшкуарлык өлкәсендә санлы лагерьга балаларны кабул итә. Беренче бушлай сменага гаризалар (4 августтан 17 августка кадәр) 25 июльгә кадәр кабул ителә. Тагын ике смена октябрь һәм ноябрь айларында планлаштырыла.
Татарстан һәм башка төбәк балалары «Цифрлы икътисад» милли программасының “Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында «Байтик» лагере грант алу аркасында мондый мөмкинлек барлыкка килде. Проектта 300 бала катнаша ала.