Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә IT BILER FORUM старт алды. Бу – “Сәләт" VIII Халыкара яшьләр мәгариф форумының 4 нче сменасы.
Әлеге смена кысаларында нәтиҗәле мәгълүмат эзләү һәм эшкәртүнең актуаль инструментларына, инновацион продуктларны тормышка ашыруга һәм ясалма интеллект үсешенә багышланган профильле остаханәләр һәм белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган. Шулай ук танылган экспертлар катнашында дискуссия мәйданчыклары да узачак.