«Быел абитуриентларның БДИ нәтиҗәләре югары, ә бакалавриатка урыннар саны 2018 елдагы кебек үк. Бу, һәрхәлдә, «бюджет» ка конкурс узган елгыга караганда югарырак булачак, дигән сүз. Күп кенә кешеләр бу уңайдан борчыла. КФУда бюджет урыннарына бүгенге көндә 4317 төп документ бирелгән. Кабул итү планы - 5345. Калган атна дәвамында кешеләр әле документларның төп нөсхәләрен алып киләчәкләр һәм аерма ябылачак», - диде кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Олег Бодров.
2019 елның 18-22 августында Казанда Татарстан Республикасыннан читтә укучы студентларның II Форумы узачак. Татарстан Республикасы Татарстан мәктәпләрен тәмамлаган һәм хәзерге вакытта республикадан читтә белем алучы студентлар белән хезмәттәшлек буенча актив эш алып бара. Татарстан Россия территориясендә профильле белгечлекләр буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыруда актив роль уйный.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Сәләт" VIII Халыкара яшьләр мәгариф форумы мәйданчыгында булды. Лагерь Алексеевск районында Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә оештырылган.
21-26 июль көннәрендә Иннополис Университетында Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка тикшеренүчеләре БРИКС илләренең III Халыкара математика конференциясенә җыелачак. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.
1. Татарстан Республикасының барлык мәгариф оешмаларын полициянең ашыгыч чакыру кнопкалары белән тәэмин итәргә (җиһазландырылган белем бирү оешмалары өлешен 92% тан 100% ка кадәр арттырырга)
2. Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 44% тан 55% ка кадәр арттырырга
3. Капиталь ремонт таләп итми торган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өлешен 67% тан 73% ка кадәр арттырырга кирәк
Казан федераль университетына Япония фонды (Japan Foudation) тиешле лицензия биргән.
Казан федераль университеты каршындагы япон теле буенча халыкара сертификация үзәге Идел буе федераль округында бердәнбер булды. Элегрәк Россиядә имтиханны елына ике тапкыр тапшырырга мөмкин иде – июльнең беренче якшәмбесендә һәм декабрьнең беренче якшәмбесендә – Россиянең түбәндәге шәһәрләрендә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Пермь, Әстерхан, Новосибирск, Владивосток, Хабаровск, Южно-Сахалинск.
КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин "Педагогик белем" юнәлеше буенча укырга килгән абитуриентларны борчыган сорауларга җавап бирде.
Россия Мәгариф министрлыгында «Россия Федерациясендә фәнни һәм фәнни-техник эшчәнлек турында " федераль закон проекты буенча фикер алышуны оештыру мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды.
Киберкуркынычсызлык буенча онлайн-турнирда 51 илдән 1111 катнашучы катнашты. 94 өлкән сыйныф укучылары командасы һәм 222 студентлар командасы веб, реверс-инжиниринг, программалаштыру, челтәрләр, криптография һәм стенография юнәлешләре буенча 20 биремне чиштеләр. Көньяк Корея, Россия, АКШ һәм Польша командалары җиңүче булды.
Милли технологик инициативаның түгәрәк хәрәкәте (МТИ) һәм Казан ачык талантлар университеты 2.0 "Остров 10-22" белем бирү интенсив вакытында хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.