«Быел абитуриентларның БДИ нәтиҗәләре югары, ә бакалавриатка урыннар саны 2018 елдагы кебек үк. Бу, һәрхәлдә, «бюджет» ка конкурс узган елгыга караганда югарырак булачак, дигән сүз. Күп кенә кешеләр бу уңайдан борчыла. КФУда бюджет урыннарына бүгенге көндә 4317 төп документ бирелгән. Кабул итү планы - 5345. Калган атна дәвамында кешеләр әле документларның төп нөсхәләрен алып киләчәкләр һәм аерма ябылачак», - диде кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Олег Бодров.