21-26 июль көннәрендә Иннополис Университетында Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка тикшеренүчеләре БРИКС илләренең III Халыкара математика конференциясенә җыелачак. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Булачак фәнни чараның максаты - укыту методологиясен камилләштерү һәм яңа эшләнмәләрне бергәләп тикшерү һәм тәкъдир итү белән шөгыльләнәчәк эксперт математика бергәлеген формалаштыру. Беренче шундый конференция 2017 елда – Кытайда, икенчесе 2018 елда Бразилиядә узды.