Рөстәм Миңнеханов: Без һәрвакыт “Сәләт" форумына актив ярдәм итәчәкбез

2019 елның 19 июле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Сәләт" VIII Халыкара яшьләр мәгариф форумы мәйданчыгында булды. Лагерь Алексеевск районында Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә оештырылган.

Быел форумда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 18 мең кеше катнашачак. Катнашучылар арасында фән олимпиадалары, фәнни конференцияләр, иҗади фестивальләр һәм спорт ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары бар. Форумның һәр сменасының үз уникаль профиле бар, ул балалар потенциалын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International