1. Татарстан Республикасының барлык мәгариф оешмаларын полициянең ашыгыч чакыру кнопкалары белән тәэмин итәргә (җиһазландырылган белем бирү оешмалары өлешен 92% тан 100% ка кадәр арттырырга)
2. Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 44% тан 55% ка кадәр арттырырга
3. Капиталь ремонт таләп итми торган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өлешен 67% тан 73% ка кадәр арттырырга кирәк
4. Заманча инфраструктура белән тәэмин ителгән һәм яңа уку-лаборатория җиһазлары белән җиһазландырылган квалификацияле кадрлар әзерләү өчен, һөнәри белем бирү оешмалары-ресурс үзәкләре өлешен 31 дән 37 гә кадәр арттырырга
5. Өстәмә белем бирү программалары буенча шөгыльләнүче 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өлешен 80% тан 82% ка кадәр арттырырга кирәк
6. Кайнар ризык белән тәэмин ителгән укучылар санын 95% тан 96,5% ка кадәр арттырырга кирәк
7. Профильле белем бирү кысаларында табигый-фәнни, математика һәм мәгълүмати-технологик юнәлешле программалар гамәлгә ашырыла торган мәктәпләр санын 45% тан 55% ка кадәр арттырырга кирәк