Дәүләт Думасы югары уку йортлары счетларында стипендия түләү, студентларга матди ярдәм һәм башка социаль түләүләр өчен акчаларга блокада ясауны тыя торган законны ахыргы укылышта кабул итте.
Документ дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренә кагыла. Бу процедура закон үзенчәлекләре нигезендә хәзер студентларга һәм аспирантларга стипендияләр бирүнең тоткарлануына китерде.