Рафис Борһанов: математика буенча йөз балл җыйган 30 кеше - БДИ уздыру чорында иң яхшы нәтиҗә

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Математика буенча  йөз балл җыйган 30 кеше - Татарстанда БДИны штат буенча үткәрү дәверендә иң яхшы нәтиҗә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Татарстан Республикасында 2019 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре, гомумән алганда, Россиядәге уртача күрсәткечләрдән тотрыклы рәвештә югары, 2019 елда БДИ нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

Гомумән алганда, агымдагы елның 16330 чыгарылыш сыйныф укучысы төп чорда дәүләт йомгаклау аттестациясен узды. БДИны 15976 укучы тапшырган (2018 елда – 15930), шуларның 150се сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала. Дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) 354 чыгарылыш укучысы тапшырды, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 99 бала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International