Түбән Кама мәгариф учреждениеләре сайтларында һәм мәктәпләр фойесында өйдән мәктәпкә «дөрес» маршрутлар схемалары пәйда булачак. Түбән Кама районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында шундый бурыч куелган иде.
Шәһәр хакимияте әлеге чараның балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын тамырдан үзгәртмәячәген таный. Агымдагы ел башыннан Түбән Камада шундый 35 һәлакәт булган, шуларның 31 очрагында машина йөртүчеләр гаепле булган.