«Идел-Янцзы» форматында VI Россия-Кытай Яшьләр форумы Хунань провинциясендә (КХР) узачак

2019 елның 16 июле, сишәмбе

2019 елның 16 июлендә Чанша шәһәрендә (КХР, Хунань провинциясе) Үзәк Көньяк университетта «Идел-Янцзы» форматында VI Россия-Кытай Яшьләр форумын ачу тантанасы узачак. Форум ачылышында Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев катнашачак.

Россия делегациясе составына Идел буе федераль округының югары уку йортларыннан 130дан артык студент яшьләр керде. Бу - укуда иң яхшы күрсәткечләре булган студентлар, яшьләр иҗтимагый тормышы лидерлары, талантлы артистлар һәм спортчылар. Кытай делегациясен Янцзы елгасының югары, урта агымнары провинцияләреннән 160 студент тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International