ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2016 ел
җомга

Казанның 131-нче номерлы лицей укучысы Дмитрий Садыйков “Туймаада” Халыкара олимпиадасында абсолют җиңүче булып танылды. Ул – олылар лигасында химияне иң яхшы белүче.
 

 "Белем дөньясы" телепроектының  эфирга чыгу вакыты пәнҗешәмбедән чәршәмбегә күчерелә.  Хәзер һәр чәршәмбе 19.00 сәгатьтә ТНВ каналында “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруын карагыз. Тапшыру сезне  мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм тагын күп темаларны яктыртачак.

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә. Быел акция 25 майда старт алды. шулай итеп, Татарстанда елның беренче яртысында 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган, алар республиканың 36 районындагы 420 белем йортына яңа уку елына әзерләнергә булышкан иде


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда "Елның балалар бакчасы" бәйгесе старт алды. Традицион республика бәйгесендә балалар бакчасының муниципаль рейтингында беренче урын алган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнаша.


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 9 сентябрендә Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Саратов иҗтимагый-икътисади институтында III Төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференциянең темасы - "Яшьләр арасында эшмәкәрлек үсеше перспективалары". Чарада катнашу өчен http://www.seun.ru/content/reg_form/ сайтында теркәлергә һәм анкета тутырырга кирәк. Заявкалар 2016 елның 5 сентябренә кадәр кабул ителә.

26 июльдә Казан университетында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадага әзерләнү һәм үткәрү буенча киңәшмә узды. Киңәшмә барышында олимпиадада катнашучылар, кунаклар һәм волонтерларны урнаштыру һәм трансфер мәсьәләләре, ябылу һәм ачылу тантаналарын оештыру, реклама продукциясен җитештерү турында сүз барды.

Бүген Иннополис шәһәрендә V "Президент академиясенең җәйге кампусы" еллык белем бирү форумы тәмамланды. 11 көн дәвамында 220 ләп студент 12 командага бүленеп эшләгән. Төрле кейслар буенча мәсьәләләрне хәл иткән. Төркемнәрдә тьюторлар җитәкчелегендә презентацияләр әзерләгән.


26
июль, 2016 ел
сишәмбе

Балтач районы Кече Лызи урта мәктәбе бакчасын һәр сыйныф укучылары ясаган төрледән-төрле эшләнмәләр бизи. Бу проект иске әйберләргә икенче гомер бирү максатыннан эшләнде, дип аңлата мәктәп директоры Марат Исмәгыйлев.

12-19 августта Казанда информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада узачак. Олимпиадада 88 илнең 300дән артык мәктәп укучысы көч сынашачак.

Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы 4-7 августта узачак. Казан бу көннәрдә 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан  900 кунак кабул итәчәк. VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла. Форумда  яшьләр татарга кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып хәл итәчәк: татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле турында сүз барачак. Ул ике елга бер тапкыр уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International