ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

 Татарстанда традицион "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе башланды. Ул 2007 елдан алып яңа уку елы алдыннан үткәрелә - 1 сыйныфка керүчеләргә букчалар бүләк ителә. Бүген Югары Ослан районының Макулово урта мәктәбендә, шулай ук Яшел Үзәннең Балалар иҗаты үзәгендә мәктәп портфельләре тапшырылды.

«Россия яшьләр берлеге» Республика җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлегендә җитәкче алышынды – берлектә яңа җитәкче итеп Ирина Нурмөхәммәтова билгеләнде. Бу хакта “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” төбәк бүлегенең чираттан тыш конференциясе барышында билгеле булды.

Әгерҗе районы Девәтернә мәктәбен төзекләндерүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 13,4 млн сумлык ярдәм күрсәтте. Мәктәп 1989 елда гына төзелгән булса да, яңгыр яуганда түбәдән коридор, сыйныф бүлмәләре, спортзалга су үтүдән интеккәннәр биредә. Хәзер инде алар өчен көчле яңгырлар да куркыныч түгел. Түбә алыштырылгач, җиңел сулап куйганнар. Мәктәпнең эчен дә, тышын да төзекләндерәбез, дигәч янә сөенечтән нишләргә белмәдек, диләр укытучылар.


2
август, 2016 ел
сишәмбе

23-31 июльдә Грузиянең Тбилиси шәһәрендә химия фәне буенча мәктәп укучылары арасында Халыкара олимпиада узды. Россия җыелма командасы составында Казанның 131нче лицей укучысы Булат Курамшин да чыгыш ясады.

«Татнефть» ГАҖ матбугат хезмәтендәгеләр һәм «ТАНЕКО» АҖ экологлары, табигатькә сакчыл караш турында сөйләшү өчен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән очраштылар.


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

Казанда мәктәп укучылары арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада үтә. Ел саен үтә торган, 28 еллык тарихы булган ярыш Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Олимпиаданы үткәрү хокукына ия булу өчен Казан Япония һәм Әзербайҗан илләрендәге шәһәрләр белән ярышкан. Казанда үтәчәк олимпиадада катнашу өчен 84 илдән 327 укучы теркәлгән. Һәр илдән дүрт укучы һәм ике җитәкчедән торган команда катнаша. Россиядән ике команда булачак.
 

Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе базасында “Бәхетле балачак” дип аталган газета чыга башлады.

1 августта ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазифасын башкаручы, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан җыелма командасын WorldSkills Competition һөнәри осталык чемпионатына әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Төп докладны ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ясады. Башта ул Мәскәү өлкәсенең Красногорск өлкәсендә узган WorldSkills Russia-2016 илкүләм чемпионаты нәтиҗәләрен искә алды. Финал 82 һөнәр буенча узган, шул исәптән аларның 64е төп һөнәр статусына ия. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң, иң күп санлы Татарстан командасында 47 компетенция буенча 69 катнашучы һәм 54 эксперт булган.

 «JuniorSkills» дип исемләнгән дөнья чемпионатына әзерлек максатында ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы, гомуми белем бирү мәктәпләрен стимуллаштыру максатыннан, “Уңышлы мәктәп” дигән бәйге игълан иткән иде. Анда Балтач гимназиясе «Лазер технологияләре», Чепья урта мәктәбе «Электроника», Түнтәр урта мәктәбе «Прототипирование», Салавыч лицее «Мехатроника» юнәлешләре буенча катнаштылар.


29
июль, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бейлорск университеты (Вако, АКШ) профессоры, Хисаплау машиналары ассоциациясе карамагында югары уку йортлары студентлары командалары арасында программалаштыру буенча дөнья чемпионаты директоры белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты (КФУ) ректоры Илшат Гафуров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International