ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2016 ел
сишәмбе

“Авыл укытучысы – 2016” конкурсының I турына йомгак ясалды. Бәйгегә юлланган хезмәтләр арасыннан авыл мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирүдә килеп туган мөһим бер проблема ачык чагылдырылган һәм, шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, әлеге проблеманы чишүнең нәтиҗәле юлы тәкъдим ителгән 30 эш сайлап алынды, һәм аларның авторлары “Авыл укытучысы – 2016” конкурсының II этабында катнашу хокукына ия булды.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, сентябрь аенда рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ һәм ДЧИ үткәреләчәк. Рус теле буенча имтиханнар 5 сентябрь көнне узачак. Ә база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ һәм математика буенча ДЧИ – 8 сентябрьдә.


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

12-19 августта Казан информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада рухы белән яшәргә җыена.Олимпиадада 88 илнең 300дән артык мәктәп укучысы көч сынашачак. Россиядән Халыкара олимпиадада һәркайсында дүртәр кеше булган ике команда катнашачак. Беренче командада Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе шәһәрләре мәктәп укучылары -  Макеев Владислав, Резников Григорий, Путилин Михаил и Наумов Станислав чыгыш ясый. Икенче команда исемлегендә исә Мәскәү өлкәсеннән Солонков Денис, Татарстан Республикасыннан - Әсхәт Сәхәбиев, Түбән Новгород өлкәсеннән -  Саша Дроздова һәм Санкт-Петербург шәһәреннән Анопренко Михаил керде.

2016 елның 22 июлендә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды. Утырышта 2016 елда үткәрелгән дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар. Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль районнар мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасарлары һәм БДИ кураторлары катнашты.

Мордовия Республикасында “Яшә, туган тел!” этномәдәни җәйге лагеренең төбәкара сменасы узды. Смена кысаларында төрле милләт балалары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен һәм татар туен сәхнәләштергән.

Татарстан китап нәшриятының матур бизәкле китаплары Казанның ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк итеп тапшырылды.


24
июль, 2016 ел
якшәмбе

12-19 августта Казан информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада рухы белән яшәргә җыена. Белемлеләрне ачыклау көрәшен РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россия һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыклары, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Казан федераль университеты оештыра.


22
июль, 2016 ел
җомга

Чүпрәле районындагы “Акчарлак” лагерында балалар Бөек Ватан сугышы чоры балалары – хезмәт ветераннары белән очрашты. Әлеге чарага район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров җитәкчелегендә район газетасының элеккеге редакторы Ядкарь Айнуллов, шагыйрь, тарихчы Рафаэль Субаев, ветеран-укытучы Азат Сәгъдиев килгән иде.

Һәр мәктәпнең, көллият һәм техникумны тәмамлаучылар арасында уңышка ирешкән һәм хәлле кешеләре бар. Нәкъ менә шундыйлар, моннан дүрт ел элек Татарстан Президенты башлангычы белән оешкан акция кысаларында үзләре укып чыккан белем йортларына ярдәм күрсәтә дә инде.

 


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Татмедиа» АҖ филиалы — «Мәгариф» журналы редакциясенең яңа директоры — баш мөхәррире вазыйфаларын башкаручы итеп Сөмбел Нурислам кызы Таишева билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International